Татарстан Республикасы Дәүләт Советында меценат һәм хәйрияче көненә багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең мөһим очрашуы узды.
«Игелекле эшләр көче: СВО шартларында Татарстанның хатын — кыз хәйриячеләре»дип аталган чарада катнашу өчен килгән Светлана Степанова, Алия Шәрипова һәм Анна Колесникова Минзәлә муниципаль районыннан делегатлар булдылар
Күргәзмәдә якташларыбыз районның хәйрия эшчәнлегенең масштабын ачык күрсәттеләр-гуманитар ярдәм җыюдан алып хәрбиләргә ярдәм итүгә кадәр. Аларның инициативалары форумда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә,:
- Безнең сугышчыларга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Солдатлар өчен өйдән посылкалар аеруча кыйммәтле — җылы әйберләр булсынмы, тәм-томнармы, әллә яхшы сүзләр язылган хатлармы. Бу аларга көч бирә.
Чыганак: Яхшылык. «Мәрхәмәтле Минзәлә»үзәге.