Беренче мәктәп укучысы Тимур Вазетдинов «Көмеш кыңгыр»газетасының дипломы белән бүләкләнде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Ел дәвамында ул әлеге балалар басмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

8 апрель көнне Гали Акыш исемендәге 84 нче Чаллы лицей-интернатында Шәүкәт Галиев исемендәге «Көмеш кыңгыр„премиясен тапшыру тантанасы булды. 

Бу бәйрәмдә 1нче урта мәктәпнең 8м сыйныф укучысы Тимур Вәзетдинов та катнашты. Ул кызыклы иҗаты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Көмеш кыңгыр» Республика балалар-яшүсмерләр газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен «Яшь хәбәрче»номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/ucashhiisia-pervoi-skoly-timur-vazetdinov-nagrazden-diplomom-gazety-komes-kyngyrau

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International