Профессиональ кадрларга перспектив ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән сораштыру.

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән 15 июньгә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән профессиональ кадрларга ихтыяҗ турында сораштыру үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, анкетаны Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин prognoz.vcot.info сораштыру нәтиҗәләре нигезендә якындагы җиде елда — 2026 елдан 2032 елга кадәр хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ зур булачагы турында фараз төзеләчәк.

Анкета тутыруга бәйле сораулар буенча консультацияне төбәк контакт-үзәгендә 8 (843) 598-40-75, 598-40-76 алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International