2025 елның 3 апрелендә «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы кысаларында компания җитәкчелеге һәм техник белгечләре катнашында «Сетевая компания» АҖ тәэмин итүчеләре көнен үткәрү планлаштырыла. Чара КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтүгә, эре заказчылар белән хезмәттәшлекне җайга салуга юнәлдерелгән.
Чара кысаларында «Сетевая компания» АҖ үсеш юнәлешләрен һәм сатып алулар өлкәсендәге төп үзгәрешләрне тәкъдир итү планлаштырыла.
Чарага теркәлү өчен «ЭНЕРГОПРОМ» форумына килүче буларак түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://tef.tatar. Чарага 2025 елның 28 мартына кадәр теркәлгән катнашучылар керә ала.
Чараны оештыру мәсьәләләре буенча элемтәгә керүче зат-Салихов Азат Алмаз улы, "Иннокам" ҮКР " коммуникатив чаралар хезмәте җитәкчесе, тел.: 8 (965) 590 59 72, e-mail: salikhov@innokam.ru.