Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мортазина Нәсимә Солтангали кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Нәсимә Солтангали кызы 25.03.1930 Минзәлә районының Әтрәкле авылында туа. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1975 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы май-чимал комбинатында эшли.

Нәсимә Солтангали кызының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән 2 бала үстерәләр. Әбинең 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Көн саен дети янына балалары һәм оныклары килә.

Хөрмәтле Нәсимә Солтангалиевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International