Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
16 март Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшемнәр;
явым-төшемнәрдә күрүчәнлекнең 500-1000 м га кадәр начараюы;
бозлавык;
көчле җил тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә;
юлларда кар боткасы, көчле бозлавык барлыкка килде.
16 мартта Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе көтелә.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.