Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә кулланучыдан сорау керде:
- Бүләккә алынган һәм озынлыгы буенча туры килми торган бижутериядән эшләнгән бизәнү әйберләрен кире кайтарып буламы?
- Әйе, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар буенча бижутерия эшләнмәләренә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кагылмый, анда кыйммәтле материаллардан эшләнмәләрне кире кайтару мөмкин түгеллеге күрсәтелә.
Шулай итеп, кыйммәтле материаллардан, металл һәм ташлардан ясалмаган бижутерия гомуми кагыйдәләр буенча кире кайтарылырга тиеш. Моны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 маддәсе җайга сала. Әгәр күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланып калса, шулай ук товар яисә касса чегы яисә күрсәтелгән товар өчен түләүне раслый торган башка документы булса, кулланучы товарны сатып алу көнен исәпкә алмаганда, 14 көн эчендә алмаштырырга яисә кире кайтарырга хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы