Минзәләдән ике укучы кыз фәнни экология конференциясе призерлары булды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә Мәктәп укучыларының А.М. Терентьев исемендәге XXXI Идел буе фәнни экологик конференциясе узды.

Бу чара республиканың төрле почмакларыннан талантлы яшь тикшеренүчеләрне җыйды.

Безнең районнан проект эшләренең сайлап алу этабында 4 укучы уңышлы үтте. Кызганычка каршы, аларның 3 е генә конференциядә катнаша алды һәм ике укучының уңышлары игътибарсыз калмады!

2нче урта мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Рәхмәтуллина (укытучысы Рушания Зиязиева) һәм 1нче урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Аделина Гурьянова (укытучысы Лилия Шакирова) югары әзерлек дәрәҗәсен һәм үз проектларының оригинальлеген күрсәттеләр. Һәм фәнни-экологик конференция призерлары булдылар. 

Алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.,https://menzela.ru/news/tema-dnya/dve-skolnicy-iz-menzelinska-stali-prizerami-naucnoi-ekologiceskii-konferencii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International