Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә Әлмәттә сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
"Бүген эш төркеменең күчмә утырышын Әлмәттә уздырдылар. Металлургия заводында гамәлгә ашырыла торган масштаблы инвестицион проект белән таныштылар һәм күрү сәләте буенча инвалидлар өчен социаль предприятие коллективы белән очраштылар. Киңәшмә барышында «хезмәт җитештерүчәнлеге»милли проектын гамәлгә ашыру турында җентекләп фикер алыштылар. Анда Татарстанның 264 предприятиесе катнашты, алар дәүләт хисабына хезмәткәрләрне Сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтә һәм төп бизнес-процессларны оптимальләштерә алды. Нәтиҗә уңай: катнашучы предприятиеләрнең җитештерү нәтиҗәлелеге 30 проценттан артыкка үсте", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге һәм республика муниципалитетлары вәкилләре катнашты.
