Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе ":
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
21 гыйнвар кичендә, 22 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю һәм төньяк-көнбатыштан 16-21 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 18 м/с ка кадәр) көтелә.
Архивтан фото.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.