Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе компанияләргә номиналь җитәкчелек итү куркынычы турында искә төшерә

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Компания директорының номиналь «кәгазьдә генә» роленә бүләк өчен ризалашкан гражданнар барлык куркынычларны да аңламый.

Исегезгә төшерәбез, номиналь директор — формаль рәвештә предприятие җитәкчесе булып саналучы, әмма бизнес белән идарә итүдә фактта катнашмый торган зат. Законнарда номиналь һәм факттагы җитәкчеләр арасында җаваплылыкка карата аермалар билгеләнмәгән. Шул рәвешле, номиналь Директорлар компания тарафыннан кылынган теләсә нинди хокук бозулар өчен җаваплы.

Фирманы үз өстегезгә теркәргә риза булып, административ, салым, җинаять, гражданлык-хокук, шул исәптән субсидия җаваплылыгы турында онытмагыз. 2023 елда салым органнары тарафыннан хокук саклау органнарына 245 материал җибәрелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында 140 карар чыгарылган, судлар тарафыннан мондый эшләр буенча 85 хөкем карары чыгарылган.

Шуңа күрә гражданнарга тиешле саклык күрсәтергә һәм бер – берсенә мөмкин кадәр игътибарлырак булырга кирәк: ата – аналарга-үз балаларына, ә балаларга үзләренең өлкән яшьтәге ата-аналарына.  Әгәр граждан исеменә оешма теркәлгән булса, фирманы схемалы операцияләрдә куллануны булдырмау өчен хокук саклау һәм салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фиктив җитәкче булмас өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18 нче районара салым инспекциясенә юридик зат уставына үзгәрешләрне дәүләт теркәвенә алда торган яисә Россия Федераль салым хезмәтенең 28.12.2022 №ЕД-7-14/1268@боерыгы белән расланган р38001 формасы буенча юридик затларның бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертүгә карата каршылык юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International