Барлык хуҗалыклар да терлек азыгын бик тырышып әзерлиләр. Салкыннар аркасында үләннәрнең уңышы түбән. Явым-төшем булмагач, күпьеллык үләнле басуларга ашлама кертүнең мәгънәсе юк. Дымсыз нәтиҗә булмаячак. Димәк, икенче чабуга да шанслар кими.
«Калмурза» хуҗалыгы бер басудан печән рулоннарына төреп куйган инде. Хәзер люцернадан сенаж сала башлыйлар. «Заиковский» хуҗалыгы исә, биш мең тонна сенаж салып, калган басудан печән әзерли башлады. Башка хуҗалыклар да терлек азыгы әзерләү темпларын арттыра баралар.
Сабан культураларының торышы өмет уятмый - бодайга һәм арпага мул яңгырлар кирәк. Шуңа күрә Айдар Сәлахов карбамид белән тукландыру мөмкинлеген табарга тәкъдим итте.
Авыл җирлекләре алдында да күпсанлы бурычлар тора. Терлекләрнең баш санын киметмәс өчен хосусыйларга оештыру ярдәме күрсәтергә кирәк (авылда тракторлар да, чапкычлар да бар), су белән тәэмин итүне контрольдә тотарга, чүплекләргә юл куймаска — атна саен район башлыгы алар белән дистәләгән проблемалар турында фикер алыша, конкрет бурычлар куя.