Минзәлә районында тыл хезмәтчәннәрен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харисов Муллахмәт Харис улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Муллахмәт Харис улы 1929 елның 4 маенда Минзәлә районының Урыс авылында туган.  
Гомере буе колхозда эшләгән. 1948-1952 елларда фабрика-завод өйрәнчеге составында шахтада эшли. Хатыны белән 3 бала тәрбиялиләр. Муллахмәт Харисовичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен " медале белән бүләкләнә. Бабайның 5 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Муллахмәт Харисович!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International