Минзәлә шәһәренең Карл Маркс урамы: ул нинди булачак?

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Безнең Минзәлә шәһәре 2024 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнаша. Быел республика бюджеты акчасына К. Маркс урамын төзекләндерүнең беренче этабы узачак: Театр скверы төзекләндереләчәк. Хәзер исә төп максат — проектны тәкъдим итү һәм Бөтенроссия конкурсында җиңү, киләсе елда, икенче этапта, масштаблырак эшләр башкару. Бу җиңү шәһәрне, бу очракта К.Маркс урамын төзекләндерүгә акча алуны аңлата. 

Шул ук юл белән берничә этапта Ленин исемендәге табигый парк төзекләндерелә. Парк күпләрнең яраткан урыны булып киткән.
Узган ел да, быел да Минзәлә халкы җәмәгать киңлекләре өчен онлайн тавыш бирүдә К.Маркс урамын төзекләндерү өчен тавыш бирде. Әмма узган ел конкурска җибәрелгән проект буенча искәрмәләр бар иде, һәм ул җиңүгә ирешә алмады. Быел Казан проектлаучылары әлеге искәрмәләрне төзәтеп һәм аңа Минзәлә халкының тәкъдимнәрен өстәп, кабат конкурска гариза бирәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел проектка К.Маркс урамының Красноармейская урамыннан Ленин урамына кадәр бер өлеше генә кертелгән булса, быел проектлана торган урам территориясе стадионга кадәр озайтылды.

Җәмәгать тыңлауларында төрле фикерләр яңгырады. Беренчедән, әлбәттә, шәһәргә алып баручы төп урамда урнашкан тарихи биналарның йөзен саклап калу, тротуарлар булдыру, җәяүлеләр өчен уңайлы булсын өчен ике күперне төзекләндерү, парковка урыннары булдыру, заманча чәчәклекләр, яшеллекләр һәм гаилә ялы өчен урыннар булдыру.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ulica-karla-marksa-g-menzelinska-kakoi-ona-budet

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International