Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:

 

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2024 елның 15 апрелендә 22 сәгатьтән 16 апрелендә 18 сәгатькә кадәр

16 апрель көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с) кадәр җилләр көтелә.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International