Бүген 95 яшьлек юбилеен Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Николаев Алексей Иванович билгеләп үтә.
Николаев Алексей Иванович 1929 елның 9 апрелендә Минзәлә районының Ленинизм авылында туган. Алексей Иванович Минзәлә районының Тимерган бистәсендә үсә.
12 яшеннән колхозда көтүче булып эшли башлый. 1949-1952 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Матвеевка авылында шофер булып эшли. 1954 елда өйләнә, хатыны белән 2 ул тәрбиялиләр. 1955-1965 елларда Николаевлар гаиләсе Березники шәһәрендә яши. Алексей Иванович сода заводында эшче булып эшли. 1965 елда Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр, Алексей Иванович пенсиягә кадәр МСО шоферы булып эшли.
Алексей Ивановичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен " медале белән бүләкләнә. Бабайның 2 баласы, 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Алексей Иванович! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов