1984 нче сайлау участогы район мәдәният сарае бинасында урнашкан.
Масленицадан соң район башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев илнең булачак Президентын сайлауда катнашу өчен сайлау участогына юл тоттылар.
Айдар Сәлахов сайлау комиссиясеннән халыкның сайлауларда активлыгы турында сорады. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лиса Карамова хәбәр иткәнчә, 16 мартта 12 сәгатькә участокка беркетелгән сайлаучыларның 45% тан артыгы тавыш биргән инде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президентын сайлаулар өч көн — 15,16,17 мартта уза, участокларга иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать 20гә кадәр килергә мөмкин.
.jpg)