Аның юбилее хөрмәтенә яшь чаңгычылар ярышлары уздырыла.
Бүген, 13 мартта, үзенең 90 яшьлек юбилеен ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданы Владиленин Мильчаков билгеләп үтә.
Шушы истәлекле дата хөрмәтенә Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркында мәктәпләр арасында чаңгы ярышлары буенча районның шәхси-команда беренчелеге узды.
Юбилярны котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов билгеләп үтте::
- Бүген безнең өчен истәлекле көн. Безнең легендар тренер Владиленин Николаевичны чын күңелдән котлыйбыз, ул 70 елдан артык хезмәт юлында чаңгы буенча гына түгел, җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, башка юнәлешләр буенча да спортчыларның берничә буынын тәрбияләгән. Иң мөһиме, ул бүген дә сафта, тренерлык эшен дәвам итә, үсеп килүче буында чаңгы спортына, гомумән сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли.
Район башлыгы Владиленин Мильчаковка спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Шулай ук тренерга үзенең хөрмәтен белдерергә аның элеккеге тәрбияләнүчеләре, чаңгы спортын яратучылар, эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре килә. «Минзәлә-Сервис» ҖЧҖ җитәкчелеге исеменнән Владиленин Мильчаковка сертификат тапшырылды.
Ә тренерның юбилеена иң зур бүләк аның хөрмәтенә чаңгы ярышлары үткәрү булды. Ярышларның судьясы булып Владиленин Николаевичның элеккеге шәкерте, ә хәзер аның хезмәттәше Антон Лаврентьев тора.
- Галимнәр 1 сәгать чаңгыда шууның гомерне 15 минутка озайта алуын исбатладылар. Шуңа күрә мин һәркемне бу спорт төре белән шөгыльләнергә чакырам. Бүгенге ярышларның нәкъ менә мәктәп укучылары арасында уздырылуы куанычлы. Чөнки алар нәкъ менә ярышларда катнашу, бүләкләүләр ярдәмендә спортка кызыксыну көчәя барган яшьтә, — диде Владилен Мильчаков.
- Хөрмәтле тренерыбыз-легендар шәхес. Ул 8 спорт мастерын, 20 спорт мастерына кандидат тәрбияли. Ә аның җитәкчелегендә спортта беренче адымнарын ясаган яки разрядлары булган тәрбияләнүчеләрне санап бетереп булмый. Владиленин Николаевич бүген дә безнең спорт мәктәбенең чаңгы бүлегендә эшләвен дәвам итә, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле, шатлыклы мизгелләр телибез, — диде «Олимп» спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова.
Спорт чарасы район мәдәният сарае артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)