«Ялкын» яшьләр үзәге бинасында Минзәлә районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Нургалиев район администрациясе вәкилләре һәм башка ведомствоара оешмалар җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә килгән беренче Ата-аналарны аларның мобилизацияләнгән улының махсус хәрби операция уздыру зонасыннан 12 көн дәвамында элемтәгә чыкмавы борчый. Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров уллары хезмәт иткән часть командованиесе белән элемтәгә керәчәген һәм шуннан соң әти-әнисенә шалтыратачагын әйтте.
Эльмира исә хәзер махсус хәрби операциядә хезмәт итүче абыйсының кредитлары турында мөрәҗәгать итә. Кредит түләнмәгәнгә күрә, аның абыйсының барлык счетлары кулга алына, гәрчә ул язган ышаныч кәгазе белән Эльмира банкка һәм суд приставларына мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәләне хәл итүне прокурор ярдәмчесе үз өстенә алды.
Любовь Азларова махсус операциядә хезмәт итүче улының гына түгел, ә аның хезмәттәге иптәшләренең дә гомуми үтенечләрен белдерә.ул «хәрби хәрәкәтләр ветераны»таныклыгын алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Сергей Владимиров җавап итеп, шулай ук часть командованиесе белән элемтәгә кереп, алар бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачаклар, дип әйтә.
Махсус операциядән яраланып кайткан Сергейны шулай ук мобилизациягә кадәр үк түләнмәгән кредит өчен кулга алынган счетлар борчый. Шуңа күрә ул тиешле түләүләрне ала алмый. Ир-ат таяк белән йөри, йөргәндә аксак була, табиблар тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашырга яраксыз дип таныла, әмма документаль рәвештә ул әлегә кадәр комиссован түгел.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләрен борчыган сорауларны Минзәлә районы буенча «Ватанны саклаучылар» фонды кураторы Татьяна Сәмигуллинага («Ялкын» яшләр үзәге бинасында) һәм хәрби комиссариатка бирә алалар.