Катнашучылар халык мәкальләрен искә төшерәләр һәм әкиятләр язалар.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының рус телле 1-2 курс студентлары арасында татар теле буенча республика олимпиадасы уза.
Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте:
- Сезнең өчен Туган тел-рус теле, Шуңа Күрә татар телен өйрәнгәнегез өчен үзегезгә, әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Әгәр дә без бер-беребезнең телләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итсәк кенә, тынычлыкта һәм татулыкта яши алачакбыз.
Бу олимпиадада үз белемнәрен Түбән Кама, Чаллы, Казан, Арча, Минзәлә, Чистай, Кукмара, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Алабугадан 19 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары тикшерә. Кабул итүче як буларак, Минзәлә педагогика көллияте конкурстан тыш катнаша.
Биремнәрне хәл итүгә керешкәнче, Минзәлә педагогика көллияте студентлары кунакларга курай турындагы легенданың инсценировкасын күрсәттеләр, ә район мәдәният сараеннан Рузил Миңнеханов, курайда уйнап, чараны музыкаль бизәлеш белән тулыландырды.
Олимпиада программасы татар теле кагыйдәләрен, халык мәкальләрен белү буенча 3 турны (Верстальщик, Корректор, Аналитик) һәм«Минем йортым» темасына әкият язуга багышланган финал өлешен үз эченә ала.


.jpg)