Ә команда бер яшькә кечерәк республика ярышларында катнашу буенча өстәмә тәҗрибә ала.
Агерҗедә 2012-2013 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Беренчелеге узды. Минзәләдән Олимп-1 (2012 ел), Олимп-2 (2013 ел) катнашты. Минзәлә җыелма командасы уенчысының әтисе Рөстәм Әхмәтшин җибәргән фотода «Олимп-1» командасы уенчылары Ак формада, ә «Олимп-2» уенчылары Кара — Кызыл формада.
Минзәләдән тыш, турнирда Агерҗе, Мамадыш, Алабуга командалары да катнашты. Олимп-1 һәр уенда җиңеп, беренчелекнең финал этабына чыга. Финал уеннары декабрь башында Бөгелмәдә узачак.
- "Олимп-2" финалга чыкмаса да, мин моны уңышсызлык дип санамыйм. Кече яшьтәге спортчылар, республика ярышларында катнашып, өстәмә тәҗрибә тупладылар, - дип сөйләде ике команданың тренеры Рөстәм Саранов.
https://menzela.ru/news/sport/menzelinskii-olimp-1-vysel-v-final-pervenstva-rt