Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! 2023 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшкуарлар өчен «бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат адресы буенча Идарә компетенциясе чикләрендә эшкуарларга консультацияләр бирәчәкләр. Кабул итү (8552) 32-06-07 телефоннары буенча алдан язылу буенча башкарылачак.