Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү советы ярдәме белән «тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» икенче бөтенроссия тармак конкурсында җиңү яулады.
Җитәкче Ләйсән Хөсәенованы һәм үзәк коллективын конкурс лауреаты мактаулы исеме белән котлыйбыз! Сез югары профессионализмны, иҗади һәм инновацион эшчәнлекне расладыгыз. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ барлык гражданнар – өлкәннәр һәм балалар файдасына чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри казанышлар телибез! МОО "Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе" президенты А.М. Панов.