Бүген Минзәләгә керү юлында 220 чыршы үсентесе утыртылган

2023 елның 20 октябре, җомга

Чокырларны электр челтәрләре хезмәткәрләре алдан әзерләгән, үсентеләрне үз питомникларыннан урманчылар биргән. 

Марат Кәримов, Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе:

- Бүгенге акциядә катнашучыларга рәхмәт. Кичә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Җиңү паркында исем аллеясы утырттылар. Быел без биш меңгә якын үсенте утыртырга ниятлибез. Шуңа күрә, акция турында хәбәр иткәндә, һәркемнең анда катнашырга тырышуын теләр идек.

Чыннан да, агач утырту физик хезмәт кенә түгел, ә киләчәктә сулый торган һаваның чисталыгын тәэмин итү дә.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/pri-userdnoi-rabote-zadaca-vypolniaetsia-bystro

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International