Стресска чыдамлыкны үстерү, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту программасы кысаларында Минзәлә комплекслы үзәге психологы тарафыннан 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «ярдәм»уены үткәрелде. Уенның максаты-яшүсмерләрнең эмоциональ интеллектын арттыру, ярдәм күрсәтү һәм ярдәм алу күнекмәләрен өйрәнү, Социаль интеллектны үстерү, үзара аралашуны өйрәтү. Уен барышында укучылар ни өчен сорарга, алырга һәм бер-берсенә ярдәм күрсәтергә, нинди ярдәм барлыгын белделәр. Балалар үз проблемаларын әйтергә һәм авыр хәлдә иптәшләренә ярдәм итәргә өйрәнгәннәр. Уенда 9 нчы сыйныфның 12 укучысы катнашты.