Минзәләдә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көне семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Чарада район администрациясе, профсоюз активлары, оешма вәкилләре катнашты.
Семинар Профсоюзда актив эшләгән өчен профсоюз оешмалары рәисләрен Мактау грамоталары белән бүләкләүдән башланды.
Профсоюзлар федерациясе көне программасы барышында "ТР социаль партнерлыгына 30 ел"фильмын күрсәтеп, ТР Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар каралды.
Хезмәт законнарындагы яңалыклар, Профсоюзлар эшендә өстенлекле юнәлеш буларак хезмәтне саклау өйрәнелә.
Мондый чаралар бердәмлектә профактивларны берләштерә, профсоюз эшчәнлегендә һәм гомумән оешмаларның эшендә җаваплы белгечләрне белем белән баета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International