Бүген Минзәлә шәһәрендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айдар Хәсәнов белән хушлашу митингы булды.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен ул Мужество орденына лаек булган.

Орденны геройның әнисе Рәмзия Зәки кызына матәм митингында катнашкан һәм чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов тапшырдылар, туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар.

Мәтам митингында кайгы уртаклашу сүзләре белән район хәрби комиссары Сергей Владимиров та чыгыш ясады.

Айдарның каберенә салынган веноклар арасында авыл хуҗалыгы техникумында бергә укыган төркемдәшләре исеменнән дә бар иде. Хушлашу митингына килгән йөзләгән якташы герой каберенә чәчәкләр салды.

Усай авылы мәчете иман-хатыйбы Мирзаһит Галиев геройны җиргә иңдергәч аятел- көрси, Фатиха һәм Ясин сүрәләре укыды.

Айдар Хәсәнов үз вакытында армиядә хезмәт итеп кайткан, шәһәрнең икенче мәктәбендә һәм авыл хуҗалыгs техникумында белем алган. Төрле хезмәт башкарган. Махсус хәрби операция барган территориягә быел контракт төзеп киткән.

Тулырак: https://menzela.ru/news/ken-temasyi/aidar-iau-kyrynda-halak-buldy

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International