Туган авылында яраткан улын әни белән кыз көтеп кала.
Очрашуга әти-әниләр, авыл халкы һәм яшьләр чакырылган иде. Хәрби хезмәткәр повестка алганнан соң үзенең беренче тәэсирләре белән уртаклашты, үз эш көннәре турында кыскача сөйләде.
Ул шулай ук якташларына гуманитар ярдәм һәм хатлар өчен рәхмәт белдерде.
Шунысын да әйтергә кирәк, көрәшче өченче тапкыр отпускка килә. Ул авылдашлары белән бик теләп очраша. Кунаклар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр.
Герой хөрмәтенә бәйрәм концерты һәм чәй эчү оештырыла.
Чара ахырында волонтерлар сугышчыга тизрәк өйгә кайту теләге белән азык-төлек пакеты тапшырдылар.