Узган якшәмбедә , 15 октябрьдә, Минзәләдә 2013 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. «Минзәлә» футбол манежы кырында «Олимп» (Минзәлә), «иман» (Актаныш), «KIDS» (Яр Чаллы), «Лайк-1» (Яр Чаллы), «Лайк-2» (Яр Чаллы) командалары очрашты), Орион (Илеш районы, Башкортостан).
- Бу ярышлар мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әзерлек-контроль турниры булды. Безнең команда яхшы нәтиҗә күрсәтте, без 3 нче урынны алдык. Республика ярышларында районыбызның намусын лаеклы якларбыз дип ышанам. Хәзерге вакытта тренировкалар дәвам итә, — дип хәбәр итте «Олимп» тренеры Рөстәм Саранов.
Татарстан Беренчелеге башланырга аз вакыт кала. Октябрь ахырында ук республика ярышларына 2008-2009 елгы егетләр барачак. аннары чиратлап, 2010-11, 2012-13, 2014 елгы командалар да катнашачак.
Хәер, җомга көнне үк 2012 елда туган Минзәлә командасы Башкортстанга чыгачак. Футбол буенча турнирда алар Түбән Кама (Татарстан), Әгерҗе (Татарстан), Уфа (Башкортостан), Нефтекама (Башкортостан), Лысково(Пермь крае) шәһәрләреннән яшьтәшләре белән ярышачак.
Ярышларның нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәрбез.
http://ttps://menzela.ru/news/sport/menzelinskie-futbolisty-gotoviatsia-k-pervenstvu-tatarstana