Уҗымнар өметле күренә, Степанов комплексында монтаж эшләре тәмамлана, таналар бозаулый башлый

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Нәрсә генә әйтсәләр дә, моны үз күзләрең белән күргәч, урыннардагы хәлне яхшырак аңлыйсың.

Шуңа күрә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов атна саен авыллар һәм аларның хуҗалык эшчәнлеге, эшчеләрнең көнкүреше белән таныша.

Авыл хуҗалыгында беренче чиратта чәчүлекләрнең торышына игътибар итәләр. Алар нигездә кышка ныгый, чөнки барлык хуҗалыклар кирәкле агротехник чаралар үткәрә. 

Айдар Сәлахов, район башлыгы:

- Без даими рәвештә агрономнарга район җирләре эзбизташка мохтаҗ дип әйтәбез. Күпме ашлама бирсәң дә, кислоталы җирнең уңышы барыбер түбән булачак.

Авыл җирлекләре башлыклары белән аралашканда беренче мәсьәлә социаль объектларда җылылык җибәрү иде. Проблемалар юк диделәр. Сүз урам яктыртуны нәтиҗәле куллану турында да барды.

"Минзәлә таңнары" чөгендөр җыюны дәвам итә. Степановкада комплексның ярдәмче биналары монтажлана. Хуҗаларын сөендереп, таналар бозаулый башлаганнар. Бу комплекс, районның сөт саву күрсәткечләрен арттыру белән бергә, киләсе елдан Минзәләнең «август» бүлеген мөстәкыйль структурага әйләндерәчәк. Димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк. Әлегә Сарманнан да терлекчеләр эшли.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/ozimye-vygliadiat-mnogoobeshhaiushhe-v-stepanovskom-komplekse-zaversaiutsia-montaznye-raboty-telki-n

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International