Мөһим әйберләр турында кыскача

2023 елның 13 октябре, җомга

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.

Аерым алганда, «Пятерочка» һәм «Бристоль» кибетләрендә хезмәткәрләр белән очрашу уздырдылар һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.

Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр бирелде һәм Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» эше турында хәбәр ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International