12 октябрьдә"Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән предприятиеләренә ярдәм чаралары турында" вебинар узачак

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә 2023 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән предприятиеләренә ярдәм итү чаралары турында»дигән темага вебинар үткәреләчәге турында хәбәр итә.

Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – кече һәм урта эшкуарлык субъекты) ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак. Күрсәтелгән чараларның күбесе эшмәкәрләр өчен бушлай: халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озата бару, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, укыту. Бер өлеше финанслау шартларында гамәлгә ашырыла Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, продукцияне экспортка китерүгә һ. б. чыгымнарның 80% ка кадәр финанслый.

Моннан тыш, вебинар кысаларында «Россия Почтасы» АҖнең «Экспорт» бизнесны үстерү буенча дирекциясе юнәлеше җитәкчесе Яшин Игорь Викторович чыгыш ясаячак. Очрашуда «Россия Почтасы» АҖнең экспорт илләренә йөкләр китерү буенча ярдәм чаралары каралачак.

Zoom конференциясенә кушылу:

https://us06web.zoom.us/j/87211091735?pwd=uti986GODvNehzutU8IkQFDOB8muGr.1

Конференция идентификаторы: 872 1109 1735 керү коды: 836425

Чарага теркәү 12.10.2023 елга кадәр РФ МСП платформасы аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International