Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезгә балалар турында кайгыртуыгыз, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм!
Укытучылар йөрәгендә игелек һәм зирәклек беркайчан да бетмәсен, үз эшегезгә булган чын күңелдән тугрылык уты сүнмәсен.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов