Минзәлә районында махсус операция барышында һәлак булган тагын бер сугышчыны җирләделәр

2023 елның 24 сентябре, якшәмбе

Бүген Минзәлә җәмәгатьчелеге махсус хәрби операция барышында һәлак булган тагын бер якташыбызны дини һәм хәрби хөрмәт белән җирләде.

Ратибор Кашкаров күптән түгел генә Иске Маҗын авылында яшәүче әти-әнисе янына ял итәргә кайткан иде.

Беренче бәрелештә үк аның экипажы һәлак була. Махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Геройның әти-әнисенә орденны район башлыгы Айдар Сәлахов һәм матәм митингында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев тапшырды. Үз чыгышларында алар район халкы, Татарстан Рәисе исеменнән Кашкаровлар гаиләсенә тирән кайгы уртаклаштылар, үз иле өчен башын салган Ратибор батырлыгы беркайчан да онытылмаячак һәм башкаларга үрнәк булыр дип өметләнделәр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/brat-obeshhal-otomstit-za-pogibsego-ratibora

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International