Минзәлә профактивларының" Күңелле стартлары"

2023 елның 22 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне алдыннан коллективлар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту, хезмәт коллективларының сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан Минзәлә муниципаль районы Минзәлә шәһәрендә "Күңелле стартлар"чарасы узды.
Чарада Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең республика комитетында торучы 14 оешма катнашты.
Чара барышында Минзәлә районында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге республика комитетының ышанычлы кешесе Аида Биктимерова командаларны Татарстан Республикасы профсоюзлары көне белән котлады һәм тантаналы шартларда профсоюз әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International