Минзәләдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узачак

2023 елның 22 сентябре, җомга

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары! 

Сезне өлкәннәр көненә багышланган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз, ул шимбә көнне, 30 сентябрьдә,Октябрь мәйданында 8.00 сәгатьтә узачак. Ул Көзге муллык көннәрендә оештырыла, шуңа күрә агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф оешмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Район халкы ит, сөт продукциясе, ярма, ашлык, он, бал, яшелчә, Картуф һәм башка күп нәрсәләр сатып ала алачак. Шулай ук район мәдәният сараеның иҗат коллективлары үзләренең бәйрәм программасын тәкъдим итәчәк.

Барыбызны да ярминкәгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International