Бүген «Казан Экспо» да Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионаты ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, РФ транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов катнашты.
Kazan Digital Week төп максаты фәнни - техник мәгълүмат алмашуда, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауда, шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә ярдәм итү.
Форум «Казан Экспо» да 20-22 сентябрьдә узачак. Эштә цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша. Kazan Digital Week - ка 20 мең катнашучы һәм 1300дән артык спикер, шул исәптән якын һәм ерак чит ил вәкилләре килгән.
Форумда Минзәлә муниципаль районы делегациясе дә катнаша.