Үзәк Мәгариф милли проекты кысаларында төзелгән.
Минзәлә районының Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбендә «үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды.
Тантанада Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева,Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Тантаналы өлештән соң укучылар кунакларга үзләренең казанышлары турында сөйләделәр.
"Үзәктә „Биология“, „Химия“ һәм „Физика“ предметлары буенча гомуми белем бирү программаларын, дәрестән тыш эшчәнлек курсларын һәм гомуми мәдәни кыйммәтләрне үстерү, цифрлы грамоталылык, эксперименталь алымнарны оештыру өчен яңартылган эчтәлекле һәм матди-техник базалы өстәмә белем бирү курсларын гамәлгә ашыру планлаштырыла», — дип хәбәр итте Фәнисә Шакирова.
«Үсеш ноктасы» үзәген булдыру «Мәгариф»милли проекты кысаларында башкарылган.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-otkryli-obrazovatelnyi-centr-tocka-rosta