Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова аны шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү, ремонтлау эшләре белән таныштырдылар.
Әлфия Когогина, Минзәләгә килгәч, Россия масштабындагы Гранд акчасына төзекләндерелгән Ленин исемендәге паркка бармыйча кала алмады. Бу юлы ул паркның матурлыгына сокланып карады, студентларның монда физкультура дәресләрендә шөгыльләнүләрен күреп, объектның функциональ кулланылышын югары бәяләде.
Яңа ремонтланган көрәш һәм атлетика спорт залларын карап чыккач, районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылганын билгеләп үтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)