Бала туганда бер тапкыр пособие алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Ике ситуацияне карап чыгыйк:
Әгәр дә баланың бер ата-анасы булса да эшли икән, пособие Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан гаризасыз билгеләнә һәм түләнә.
Пособие түләү вакыты-ЗАГС реестрыннан мәгълүмат алганнан соң 10 эш көненнән дә артмаска тиеш.
Әгәр баланың ике ата-анасы да эшләмәсә, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак:
 социаль фондның клиентлар хезмәтенә
 КФҮдә
 дәүләт хезмәтләре порталында
Гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә кирәк.
Пособие билгеләү турында карар 10 эш көненә кадәр кабул ителә, әмма, әгәр Россия Социаль фонды бүлегенә барлык мәгълүматлар да килмәсә, ул 20 эш көненә озайтылырга мөмкин. Пособие түләү вакыты карар кабул ителгәннән бирле 5 эш көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International