Минзәлә районында хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

95 яшьлек юбилеен Тауасты Байлар авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ЗЯЛЯЕВА Әлфия ХУҖӘТ кызы билгеләп үтә.

Әлфия Хуҗәт кызы 1928 елның 6 сентябрендә Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туа.
Сугыш вакытында туган колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли. Сугыштан соң, 17 яшендә, Мәскәү шәһәрендә тимер юлчы булып эшли. Соңрак Электросталь шәһәренә эшкә китә. Туган авылына кайткач, кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы 17 ел дуңгызчылык белән шөгыльләнә.
Әлфия Хуҗятовнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында лаеклы хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнә. Ире белән 46 ел яши, 5 бала тәрбияли. Әбинең 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Әлфия Хуҗятовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International