Бүген 95 яшьлек юбилеен Дусай - Кичү авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Садикова Сармадия Галим кызы билгеләп үтә.
Сармадия Галимовна 1928 елның 30 августында Минзәлә районының Бикбау авылында туа.
Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән эшли. Бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле: тракторчы, савымчы, бозау савучы, тегермәнче булып эшли. Сарматия Галимовнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 4 бала тәрбиялиләр. Бинең 15 оныгы, 20 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Сармадия Галимовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов