Капиталь ремонттан соң «Минзәлә батыры» көрәш залы һәм «Титан»атлетика залы тантаналы рәвештә ачылды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген «Минзәлә батыры» көрәш залында тренер Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә 60 укучы һәм 10 студент шөгыльләнә. «Титан» атлетика залында тренер Олег Петров җитәкчелегендә 40 атлет гире спорты серләрен үзләштерә.

Көрәш залын ачу тантанасында район башлыгы Айдар Сәлаховка, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевка, көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриевка һәм «Гранит» төзелеш оешмасы җитәкчесе Артур Микаелянга традицион кызыл тасманы кисү хокукы бирелде.

Тасманы кисеп, эчкә кергәч, кунаклар көрәш залы белән танышалар. Биредә яшь спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен холл, шкафчалы ике киенү бүлмәсе, бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре, тренерлар, инвентарь һәм йомшак маталы зур иркен көрәш залы. Ачылу көнендә яшь көрәшчеләр «спорт аэробикасы» секциясеннән кызлар чыгыш ясаганнан соң кунакларга бу спорт залында ничек күнегүләр ясауларын күрсәттеләр. 

Айдар Сәлахов көрәш залын ачуга буш кул белән килмәде. Ул көрәшчеләр тренеры Рәмзил Бәдриевка 100 мең сумлык спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.

Бу көнне көрәшчеләрнең шатлыгын ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР «Корэш» көрәш федерациясе башкарма директоры, ТРның Көрәш буенча атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров, якташыбыз, көрәш ветераны, РСФСРның спорт мастеры, ТРның атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин уртаклаштылар. Алар шулай ук яшь көрәшчеләргә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Марсель Таһиров: - мин республиканың күп районнарында булдым, тарихта беренче тапкыр рәсми рәвештә ачык көрәш залын күрәм. Минзәлә районы республикага күп көрәшчеләр бирде. Көрәш төп һөнәр булып китмәскә дә мөмкин, әмма бу спорт төре балаларга нык сәламәтлек, ныклык бирә. Яшь спортчыларның барлык мөмкинлекләре булган көрәш залында күнегүләр ясауларын телим.
Көрәш һәм атлетика залларын төзекләндерүгә зур өлеш керткән «Гранит» төзелеш оешмасының тырыш хезмәткәрләре бу көнне район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

Кунаклар «Титан» атлетика залына керделәр, шулай ук кызыл тасманы кисеп алдылар. Зал белән таныштык, анда шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар белән аралаштык. Айдар Сәлахов шулай ук тренер Олег Петровка спорт инвентаре алу өчен 50 мең сумлык сертификат бүләк итте.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/posle-kapitalnogo-remonta-torzestvenno-otkrylis-borcovskii-zal-minzala-batyry-i-atleticeskii-zal-tit

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International