8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Рус Православие Чиркәве Русьта борынгыдан гаилә һәм никахның яклаучылары дип саналган Изге Петрны искә алу көнен билгеләп үтә. Яңа дәүләт бәйрәме - бөтенроссия никах мәхәббәте һәм гаилә бәхете көнен булдыру инициативасы Федерация Советында 2008 елның 26 мартында Социаль сәясәт буенча Федерация Советы Комитеты утырышында бертавыштан хупланды. Бәйрәм символы итеп ромашка сайланган. Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Россиянең иң яхшы гаиләләренә җәмәгать бүләге Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшырыла.
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарага чакырабыз. 07 июльдә 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге паркта бәйрәм программасы узачак.
Бәйрәмгә рәхим итегез!