ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лиса Хәбибуллина Минзәлә районында булды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Визит барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина коммуналь инфраструктура объектларында булды: Юртау бистәсендәге чистарту корылмалары, Минзәлә АТП, Минзәлә шәһәренең су алуы, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең котельнаясы. 

Минзәлә шәһәре Башкарма комитетында Лариса Хәбибуллина гражданнарны кабул итте. Анда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров һәм «коммуналь челтәрләр» АҖ генераль директоры Рәсим Габдрахманов катнашты. Торак биналарны карап тотуга һәм ремонтлауга, ТКО белән эш итү хезмәтләренә тарифлар формалаштыру тәртибе буенча сораулар килде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/segodnia-pervyi-zamestitel-predsedatelia-goskomiteta-rt-po-tarifam-larisa-xabibullina-posetila-menze

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International