Корбан чалучы кеше итнең бер өлешен мохтаҗларга, бер өлешен күршеләргә, бер өлешен туганнарына һәм якыннарына бирергә, ә бер өлешен үзенә калдырырга тиеш.
Минзәләдә яшәүче Замира Фәтхуллина һәм Рәсихә Шәехова мәдәни мирас йортында район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен корбан итеннән бәйрәм төшке ашы үткәрделәр.
Мәчеттән килгән дин вәкилләре Коръәннән сүрәләр һәм догалар укыганнар.
