Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Минзәлә районының Тулбай, Гөлек, Дәвек авылларында язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәменә багышланган массакүләм йөрешләр күңелле һәм тату үтте.

Социаль хезмәткәрләр мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «яшь белән гармониядә» программасы кысаларында өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар өчен Көмеш волонтерлар һәм әлеге авыл җирлекләренең урта белем бирү мәктәпләре укучыларын җәлеп итеп күңел ачулар оештырдылар.

Чаралар үз эчтәлеге, төсмерлеге белән аерылып тора. Уеннар, конкурслар, викториналар уздырыла. Җырлар, биюләр башкарылды. Бәйрәм ахырында авыл халкы һәм волонтерлар көче белән хуш исле яңа пешкән блиннар һәм майлы камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. 

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Нәүрүз " бәйрәме әлеге авылларда яхшы традициягә әверелде. Бу бәйрәм шатлык кына түгел, халыкка ял итәргә дә мөмкинлек бирә, ә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга да хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International