Минзәлә шәһәренең "Олимп" теннис үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында гире спорты буенча район ярышлары узды. Турнир Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. 5 уку йортыннан 40тан артык яшь атлет катнашты.
Ярышларны ачып, Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фәиз Хизбуллин спортчыларга күтәренке рух һәм җиңел гирь теләде.
Үз категорияләрендә җиңүчеләр: Дамир Зарипов (2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Арсений Лесков (мәктәп-интернат), Тимур Фәтхуллин, Риналь Нафиков, Каролина Таирова (МПК), Виталий Шалтин (МСХТ), Александр Чухланцев, Замир Тимерханов, Александрия Кузнецова, Алена Легошина, Дмитрий Галеев (КШИ).
Минзәлә шәһәренең "Олимп" спорт мәктәбе архивыннан фото.