"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсның зона этабы узды

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

11 февральдә Мамадышта"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы"  республика конкурсының зона этабы узды.

"Ялкын" яшьләр үзәге директоры Михайлова Ирина Минзәлә районыннан "хатын-кыз-лидер"номинациясендә катнашты
Уңышлы чыгыш ясап, Ирина Марксовна конкурсның финалына үтте. 

"Хатын-кыз ел үрнәге" номинациясендә Николаевка мәдәният йорты директоры Алексеева Наталья Александровна җиңүче булды.

Конкурста шулай ук Р.Закиров исемендәге урыс мәктәбе директоры урынбасары Светлана Сабирова «Хатын – кыз – үрнәк» номинациясендә, читтән торып социаль яклау белгече Гөлүсә Муллахмәтова «Минем язмышым – минем һөнәрем»номинациясендә катнашты.

Финалистлар арасында конкурста җиңүчеләрне Республика жюри билгеләячәк. Иң яхшыларның исемнәре, гадәттәгечә, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Татарстан башкаласында узачак финал тантанасында игълан ителәчәк.

Конкурс эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләүгә, гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, торгызуга юнәлдерелгән һәм республикада инде 20 елдан артык үткәрелә. Ул 10 номинациядә уза, шуларның 2се ирләр өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International