Дәүләт Думасында төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашында «Хөкүмәт сәгате» узды.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Ирек Әнвәр улы чыгышы барышында РФ Яңа төбәкләрендә ирекле икътисадый зона булдыру мәсьәләсе турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, бу тәкъдим 26 майда бөтен Россиядән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнашында «Эшмәкәрлек» федераль партпроекты оештырган форумда яңгырады. Форум йомгаклары буенча әзерләнгән тәкъдимнәр безнең Хөкүмәткә җибәрелде».
"СЭЗ булдыру-территорияләрне үстерүнең нәтиҗәле коралы һәм моның мисалы булып Кырым тора, анда 2022 елда ирекле икътисадый зона булдыру аркасында 116 оешма һәм филиал ачылган, 22 млрд.сум инвестиция җәлеп ителгән, 8,5 мең эш урыны булдырылган. "Бердәм Россия» Хөкүмәт белән бергә Херсон өлкәсенең, Запорожьяның, Донецк һәм Луганск Республикаларының социаль-икътисади үсеш бурычларын гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итәргә әзер", – дип өстәде Когогина.